ПА’РТИЯЛЕ с. 1. 1) Билгеле бер партиядә әгъза булып торучы. Иң беренче – капитан Грязевский Константин Николаевич, 1938 елны туган, рус, югары белемле, партияле, хатыны бар, балалары юк. М.Юныс

2) Партия мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә торган, партиячел. Әдәбият – партияле ул, гомумпартия эшенең аерылмас бер өлеше ул. Г.Иделле

2. и. мәгъ. Партиядә әгъза булып торучы кеше. Күрдем, комсомоллар белән партиялеләр җыелышын уздырып яталар. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә