ПА’РТИЯДӘШ и. Кем белән дә булса бер үк партиядә торучы. Давыт һәм аның партиядәшләре --- яңа эш күрсәткәннәр. Г.Нигъмәти. Аларның күзгә-күз очрашуларын күргән кешеләр дә хәйран вә вәйран булыр иде, партиядәш дус-иптәшләр бер мизгелдә кан дошманнарга әйләнде. Р.Мирхәйдәров. 1906 елда Бакуда Кобаның партиядәш иптәше Александр Сванидзе аны үзенең сеңлесе Екатерина (грузинча Като) белән таныштыра. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә