ПА’РТИЯ и. фр. 1) Билгеле бер иҗтимагый сыйныф мәнфәгатьләренә хезмәт итә торган киң масштаблы сәяси оешма; фирка. 1942 елда Сталинград фронтында Гадел Кутуй коммунистлар партиясенә кабул ителә. Р.Нуруллина. 1943 ел. Мюнхенда милләтче-социалистлар партиясе туды… С.Шакир. Госман гасыр башында Петербургта яши, анда меньшевиклар партиясенә керә һәм революцион эшчәнлеге аркасында патша төрмәсендә утырып чыккан була. Ә.Кәримуллин

2) Уртак теләк, уртак фикер нигезендә берләшкән кешеләр төркеме, груһ. Моңарчы кабилә, партия талашын онытып, бары бергә кайнашкан казакълар, атка менеп далага чыгу белән, --- тагын үз хәлләренә кайттылар. Г.Ибраһимов

3) Теләсә нинди төркем, группа, отряд. Кыскасы, җир катлауларының структураларын картага төшерү өчен чыгарылган партия үз алдына куелган бурычын уңышлы башкарып кире кайтырга чыккан вакытта, Миләүшә Тәбәнәкиевкә бөтенләй гашыйк иде инде. М.Әмир

4) Бериш предметларның, бер төркемгә кергән җан ияләренең беркадәр сандагы төркеме. Куяннарны читлеккә япканчы, бөтен әйберләргә бик яхшылап дезинфекция ясала, бу эш һәр партия куяннарны иткә озатканда кабатлана. Өегез ямьле булсын

5) муз. Күптавышлы яки күп кешеләр тарафыннан башкарыла торган музыкаль әсәрдә аерым бер инструментның яки аерым бер башкаручының өлеше. Муса --- опералардагы музыкаль партияләрең ничек башкарылуы белән кызыксына иде. Ш.Маннур. Бу җыентыктагы җырлар фортепиано партиясенә салынган. Көмеш тавышлар

6) Шахмат, шашка, карта һ.б.ш уеннарның тәмамланган бөтен бер уйналышы. Әйдә әле, бер партия шахмат уйнап җибәрик. Т.Гыйззәт. Безнең партия тәмам булып, студентның унбер сум җитмеш өч тиен отканлыгы заһир булды. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә