ПАРТИЗАН и. фр. 1. Дошман тылында үзлегеннән оешып, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә торган хәрби отряд сугышчысы. Бу урманда, бәлки, Партизаннар кичке ашка учак яккандыр. «Бабакай»ның батыр егетләре Разведкадан йөреп кайткандыр. М.Җәлил. Кичә генә авылга партизан һөҗүме булган икән. М.Мәһдиев. Бигрәк тә сугыш, партизаннар турындагы китапларны ярата иде ул. Ф.Яруллин 2. с. мәгъ. Партизаннардан торган, партизаннарга бәйләнешле. Күп адашулардан, күп эзләнүләрдән соң арып, хәлдән таеп, авырып, данлыклы бер партизан гаскәргә барып егылдым. Г.Ибраһимов |