ПАРТЕР и. фр. Тамаша залының сәхнәдән алып амфитеатрга яки арткы стенага кадәр тамашачы урыннары булган төп өлеше; шул урыннардагы тамашачылар. Фәтхулла хәзрәт, ложага кереп, партерда тезелгән кеше башларының күплегенә гаҗәпләнеп утырганда, кинәт звонок шалтырады. Ф.Әмирхан. Балкондагылар да, ложадагылар да, партер да Николай патшага текәлеп каткан. Балконнар тулы урта чиновниклар, партер тулы югары даирәләр. Р.Батулла. Партер идәне сәхнәдәге тамаша теләсә кайсы урыннан яхшы күренерлек итеп күтәртеп эшләнгән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә