ПАРТА и. рус Мәктәп укучылары өчен утыргычы белән бергә беркетелеп ясалган авыш өсле өстәл. Тәрәзә янындагы шушы партада ике көн берүзе утырды Рәис. Боргаланды-сыргаланды, терсәкләрен як-якка җәеп җибәрде, китапларын партаның әле бер җиренә, әле икенче җиренә күчерде. Ф.Яруллин. Ачык калган ишектән класска керде. Башына: «Әле парталарны да чыгармаганнар икән», – дигән уй килде. Парта араларында укучы балалар утырадыр кебек тоелып китте. Ф.Бәйрәмова. Бер үк йортта Тора алар, Бер партада утыралар. Ш.Галиев ◊ Парта арасыннан чыгу Мәктәпне тәмамлау. – Мин тартмыйм бит, Борһан ага. – Инде парта арасыннан чыккач ярый ул. Кабыз, әйдә! Р.Төхфәтуллин |