ПА’Р-ПАР рәв. 1) Икәү бергә, икешәрләп. Дошман самолёты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар. Ә.Еники. Ләкин монда ни өчендер кызлар гына пар-пар биеде. Ф.Яруллин

2) Ир-ат һәм хатын-кыз, егет белән кыз парлап. Рыцарьлар заманында хатын-кызлар белән ир-егетләр табынга пар-пар булып утырганнар. Әдәп төбе – матур гадәт. Ходай шуңа адәм баласын ике җенестән яраткан, кушылып пар-пар яшәсеннәр өчен. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә