ПАРОМ и. рус Юлчыларны, машина, йөк һ.б.ш.ларны елга, күл, диңгез култыгы кебек зур сулыкларның бер ярыннан икенче ярына күчерү өчен, зур палубалы махсус судно яки сал. Паром, саңгырау гына кычкыртып, пристаньга килеп туктады. Г.Ахунов. Истанбулда автобуска утырдык, төне буе барып, паромда Мәрмәрә диңгезләрен кичеп, иртәнге якта гына Мугла шәһәренә килеп җиттек. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә