ПАРОЛЬ и. фр. Берәр җиргә керү, катнашу, файдалану рөхсәте алу, вәкаләтләрне раслау һ.б.ш. өчен яшерен сүз яки шартлы билгеләр җыелмасы; серсүз. Якында гына: «Тукта! Кем килә?» – дигән катгый, коры тавыш ишетелде. – Разводящий! – Пароль?! М.Кәрим. Домбровский… көтүче картның исән булуын, ә парольнең яңа булуын әйтте. Ш.Маннур |