ПАРО’ДИЯ и. гр. 1) Танылган әсәрнең уникаль үзенчәлекләрен махсус үзгәртелгән формада аңлы рәвештә кабатлау хисабына укучы, тамашачы, тыңлаучыда көлке тудыруны максат иткән сәнгать әсәре. Пародия жанры, бу максатларга бермә-бер туры килеп, шагыйрьнең сатирик сүзен әйтеп калырга мөмкинлекләр бирә. И.Нуруллин. Сатира шәкеленнән пародия шәкелен аерып алып караганда, пародиянең башында, әлбәттә, Габдулла Тукай тора. Р.Батулла. Бүген пародия кешене мыскыл итүгә кайтып кала. Безнең гәҗит

2) Билгеле бер үрнәккә охшатырга тырышып та, кирәкле таләпләргә җавап бирмәгән, начар эшләнелгән эш, берәр нәрсә. Г.Минскийның «Гөлчәчәк» пьесасы «Красная Татария» битендә «Чынбарлыкка пародия» дигән бәяне алды. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә