ПАРНИК и. рус Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне иртә үстереп өлгертү өчен яки аларның үрентеләрен үрчетү өчен, өсте пыяла рамнар яки полиэтилен плёнка белән каплана торган корылма. Редисны тыгызлагыч үсемлек буларак теплицаларда, парникларда һәм, аннан соң кыяр яки помидор утыртырга мөмкин булсын өчен, беренче культура итеп плёнка каплап та үстерәләр. Парникларга март башында чәчәләр. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре. Парниктагы кыярлар әле чәчәккә генә бөреләнгән, кишерләре бөтенләй нәзек икән: ашарлыгы да юк. Т.Әйди |