ПАРЛЫ II с. 1. 1) Пары белән, икешәрле; ирле-хатынлы. Пар балдаклар бергә нурлар сибәр җиргә, Бары бергә парлы булганда. З.Вәлиәхмәтова 2) Нәрсәне дә булса икәүләп эшләгән, икәүләп башкарган. Сексологлар җенси ихтыяҗны парлы функция диләр: ачлыкны һәм сусауны без һәркайсыбыз аерым-аерым канәгатьләндерәбез, ә сексуаль ачлыкны канәгатьләндерү өчен, ике кеше кирәк. Р.Камалова. Парлы уенда ике очко аерма белән оттырдык. Универсиада яңалыклары 3) Компонентлары грамматик яктан бер-берсенә бәйле булмаган тигез хокуклы, тезүле бәйләнештәге, куш (сүзләр тур.). Татарча тау-тау, өем-өем, эт-бет, бала-чага, мал-туар кебек парлы сүзләр моңа мисал була ала. Н.Фәттах. Парлы сыйфатлар ясалышы, гомумән, парлы сүзләр ясалышындагы структур типларны кабатлый дияргә мөмкин. Ф.Хисамова 2. и. мәгъ. Ир белән хатын, егет белән кыз. Бәхет ул – парлылар канаты, Бәхет ул – тугрылык юлдашы. И.Фазлуллин. Син минем парлылар исемлегендә, үскәнем. Исемең Рәмис белән янәшә тора. Н.Гыйматдинова. Доминочылар китүгә, ишегалдына парлылар кайтты. Белеп кенә булмый, хуплыйлармы алар парлыларны, әллә ашыкмаска өндәп кисәтәләрме? А.Гыйләҗев |