ПАРЛЫ I с. 1) Пар бөркеп торган; бу чыгып торган. Ике яшүсмер юеш, парлы тиресне чаналарына төйиләр. Ә.Еники 2) Эссе пары булган; парланырга мөмкин булган. Менә ни өчен монда тынчу һәм мунчадагы кебек парлы икән. И.Салахов. Парлы мунчага кереп, яшь каен себеркесе белән чабынсак, дөнья түгәрәкләнә инде. М.Гали |