ПАРЛАШУ ф. 1. Бер пар хасил итү (егет белән кыз, ир белән хатын тур.). Кыз атаклы Израиль патшасы Давид нәселен дәвам итүче Иосиф исемле карт монах белән парлашкан була. Диннәр тарихы

2. парлашып рәв. мәгъ. Икәүләп, бер пар булып, парлы булып. Посылка тирәсендә парлашып йөри торгач, Гыймайның хатыны, иренә әйтүдән бигрәк, үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды… Ф.Яруллин. Ярты сәгать үтәр-үтмәс, кем кайда урын табып, хатыннары белән парлашып, йортның төрле почмакларында – печәнлектә, келәт эчләрендә – тирән йокыга талдылар. З.Зәйнуллин

Парлашып кую Көтмәгәндә яки тиз арада парлашу

Парлашып тору Гел парлашу; вакытлыча гына парлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә