ПАРЛА’У I ф. 1) Кайнар суда тотып пешекләү, йомшарту. Зур бакларда --- кайбер маллар өчен генә печән вагы парлыйлар. Ә.Еники. Бәрәч, янәшәдә генә мунча бугай. Парланган себерке исе килә… Н.Гыйматдинова

2) Парда дымландыру, дәмләү. Әтәчне дә йолыктым, пылау да парларга куйдым. К.Тинчурин

3) Нәрсәне дә булса пар эчендә тотып җылыту, йомшату, җебетү. --- аякларны сабынлы кайнар суда, бер литр суга бер бал кашыгы исәбеннән чәй содасы салып парларга мөмкин. Өегез ямьле булсын

4) Кайнар су белән, парда тотып зарарсызландыру. Мин, юри ашыкмыйча, бидоннарны озаклап парладым. Н.Гыйматдинова

5) Тукыма әйберләрне пар ярдәмендә чистару, тигезләү. Әгәр, чистартканда, бәрхетнең төкләре чуалса, аны спирт белән чистартып, 3–4 минут пар өстендә тоталар, изелгән урыннарны берничә мәртәбә парлыйлар. Өегез ямьле булсын

6) Мунча пары эссесендә себерке белән чабу

7) күч. Бик каты кыйнау, тәпәләү. Безне --- каеш чыбыркы белән парларга кирәк. Һ.Такташ

8) күч. Тиргәү, сүгү, бик нык ачулану. Пар сөрүне үз вакытында бетермәсәк, анысы өчен райком секретаре барыбызны да парлый. Ф.Хөсни

Парлап алу Тиз генә парлау

Парлап бару Берсе артыннан икенчесен парлау

Парлап тору Берөзлексез парлау

Парлап җибәрү к. парлый башлау

Парлый башлау Парларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә