ПАРЛАП рәв. 1) Егет белән кыз, ир белән хатын бер пар хасил итеп, парлашып. «Алайса, парлап өч көнгә кунакка кит!» Г.Бәширов. Майҗамал яратмады аның марҗасын. Күптән инде парлап бер кайтканнар иде, шунда да якты чырай күрсәтмәде. И.Низамов. Ярым, дидем, Җаным, дидем, Һич жәл түгел малым, дидем. Оя корыйк парлап, дидем. Вәгъдә, дидең, Балдак кидең. М.Хөсәен 2) Икәү бергә, икәүләшеп. Хәмзә белән Рәхмәт парлап җырлыйлар. М.Фәйзи. Безне бит, дус кеше, төрмәгә парлап утыртачаклар. Яшерен документлар буенча без икебез дә тигез җаваплы. М.Юныс. Ә нигә бәла дигәнең ялгыз йөрми, парлап йөри икән? Г.Ахунов |