ПАРЛАНУ I ф. 1) Һавада вак кына су тамчылары хасил булу; пар, бу белән тулу. Бертуктаусыз кайнап торган судан өй эче парланды

2) Пар чыгару, пар бөркеп тору. Яз җиткәч, җир өсте парлана. Бакчачы календаре

3) Пар эчендә торып җылыну, җебенү. Без үз тәнебездән чыккан тиргә үзебез парланып изрәгәнбез, хәлсезләнгәнбез. М.Әмир

4) Нәрсәнең дә булса өслеге һавадагы пардан хасил булган вак кына сыеклык тамчылары белән каплану. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да, бернәрсә дә күреп булмый. Г.Камал. Кайбер өйләрдә, ягу системасының яхшы эшләвенә карамастан, тәрәзәләр парлана. Өегез ямьле булсын

Парланып алу Бераз, кыска вакытка парлану

Парланып бетү Тәмам парлану. Балчыклы туфраклар бик тыгыз, аларга һава һәм җылылык начар керә. Су парланып беткәч, җир өстендә тоташ кабык хасил була. Бакчачы календаре

Парланып тору Парланган хәлдә булу. Мулла бер-ике чынаяк чәй эчкәч, парланып торган кайнар чәен бүлде. А.Шамов

Парланып яту Озак вакыт парлану. Пионерлар сабаннарын тирес астында парланып яткан, җылы кояш нурлары белән күпереп киткән җиргә батырдылар. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә