ПАРЛА’МЕНТ и. фр. Сайланган вәкилләр катнаша торган һәм дәүләт күләмендә законнар чыгарырга хокукы булган югары җыелыш. Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда. С.Хәким. Минем телем Басынкы ул: Халыкара конгресслар, парламентлар ачып йөрми, Акча, чеклар битенә менми. Р.Фәйзуллин. Ул – Халыкара библиография ассоциациясенең, Халыкара Биографик үзәкнең гыйльми советы әгъзасы. Гуманизм һәм гаделлек өчен көрәштә Халыкара парламент конференциясенең Дәүләт секретаре һәм илчесе. Р.Рахмани



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә