ПАРЛАК с. төрек кит. 1) Якты, нурлы; нур чәчеп торган. --- бу җыр [«Бер алманы бишкә бүләек»] алмаз кебек парлак, булат кебек нык, аның көе дә, сүзләре дә тәңгәл килә, Илһам Шакиров башкаруында бу җыр камиллекнең иң югарыгы ноктасына менә. Татарстан яшьләре

2) күч. Данлыклы, шанлы, шөһрәтле, күрекле. Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак тарихлар җөмләсеннәндер. Һ.Атласи. Яп-якты, парлак өметләре урынына хурлыклы җиңелү көткәнме аны Истанбулда? Р.Батулла

3) күч. Бай, зиннәтле. Падишаһ, бу көнге парлак бәйрәмең... Әкият

4) күч. сөйл. Хыялга бай. Парлак әкиятләр

Парлак заман Киң танылу, чәчәк ату, көч-куәт, дәрт-иҗатның иң камил чоры. Бу чорда, башларында Миргалишир Нәваи торган хәлдә, иң көчле әдипләр эшләгәннәр, шуңа күрә бу чор Урта Азия төрек әдәби теле үсүенең иң парлак заманы булып өлгерде һәм классик әдәби тел булып берләшү һәм формалашу дәрәҗәсенә иреште. Х.Бәдигый. Парлак чак к. парлак заман. Ләкин Кутуй иң парлак чагында, дәртле, куәтле чагында гына арабыздан китеп барды... Р.Батулла. Кәрим Тинчуринның данлы вә парлак чагы. Р.Низами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә