ПАРКЕТ и. фр. 1. Идәнгә түшәү өчен кулланыла торган төрле геометрик формадагы шома такта кисәкләре. Идән паркетын һәр буынның олтаны ышкып ялтырата торган, башыңны иеп карасаң, идәндә үзеңнең шәүләңне күрәсең. М.Юныс. Имәннең үзагачы мебель һәм паркет ясау өчен яхшы материал буларак һәрвакыт югары бәяләнгән. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

2. с. мәгъ. Паркет җәелгән. Паркет идәннәре адәм угылы аяк белән басарга оялып, күкрәге белән генә шуарлык. Г.Тукай. Таңсылу, менә карагыз дигән сыман, зифа буен төп-төз тоткан килеш, иске паркет идәнгә шык-шык басып, өстәл янына килде. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә