ПАРК и. лат. 1) Аллеялары, чәчәк түтәлләре, сулыклары булган ял итү бакчасы. Инде күптән караңгы төшкән; күктә – нур диңгезендә – түгәрәк ай йөзә, паркта электр лампалары балкый. И.Гази. Бакчага чыгып, иртәнге табигатьнең йомшак тынлыгына сокланырга һәм җан дәвасыдай шифалы һаваны киерелеп-киерелеп суларга өлгерә алмадым, паркның төп аллеясы буйлап Зөһрә ханымның каяндыр кайтып килгәнен күрдем. Ә.Еники 2) Транспорт чараларының эштән туктап тору, ремонтлау урыны. Без колхозыбызның машиналар паркына барып чыктык. Г.Галиев. Кыр-басуларда, терлекләр янында, урман юлларында, атлы эшләрдә эшләгән, машина-трактор паркын аякка бастырган кешеләр --- сине борчымый. Г.Ахунов. Ире таксомотор паркында механик, хатыны сәүдә тармагында эшли. В.Юныс 3) хәрби Армия частьларын тәэмин итә торган күчмә склад. Артиллерия паркы |