ПА’Р ИТҮ 1) Үзеңә пар итеп сайлау, пар итеп алу. Пар итмәсәң, яр итмәсәң, чәчәгем, Күлен җуйган аккош кебек яшәрмен. М.Хөсәен
2) Бер парга берләшү. Янымда – иркәм. Безне яр иткән, Безне пар иткән, Гашыйклар иткән – Вальс! Вальс! М.Хөсәен