ПАРИТЕТ и. лат. 1) юр. Якларның тигез хокуклы булуы. Аның бу кушаматка исе китми, --- очлы башында сирәгәеп калган аксыл чәчләрен --- нык, таза бармаклары белән сыпырып ала да тагын сораулар яудыра: «Христианнар белән мөселманнар арасында хәзерге паритет нәрсә белән аңлатыла?» Т.Галиуллин. Мәгълүм булганча, быелның февралендә ике оешма паритет нигездә уртак предприятие төзергә җыену хакындагы меморандумга кул куйды. Ватаным Татарстан

2) икът. Төрле дәүләт валюталары арасындагы закон нигезендә билгеләнгән нисбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә