ПАРИКМА’ХЕР и. нем. Чәчне кисеп, буяп, бөдрәләтеп, үреп төрле причёскалар ясау, шулай ук сакал-мыек кыру, чәч алу белән шөгыльләнүче оста; чәчтараш. Мөгаен, әле яңа гына парикмахерда булган: бик пөхтә итеп кырынган, хушбуй исе аңкый. И.Салахов. Парикмахерлар өчен махсус китаплар укыганым бар, бик файдалы киңәшләр бар анда. Парикмахерлар барыннан да бигрәк дулкынсыман чәчне яраталар, чөнки андый чәч «тыңлаучан» була һәм иң катлаулы причёскалар ясарга мөмкинлек бирә. Үзең нинди – көзгең шундый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә