ПАРИК и. фр. Башка киелә торган табигый яки ясалма чәчтән эшләнгән причёска. Чәчләрен йолкып кара, парик түгелме? И.Гази. Кайда синең дөрес кыяфәтең? Йөзең грим, чәчең парикта. М.Җәлил. Хәдичә рус карты дип уйлаган бу кеше Хөсәен үзе иде. Ул сакал-мыек ябыштырган, парик кигән. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә