ПАРӘ’-ПАРӘ рәв. Кисәк-кисәк, вак-вак өлешләргә бүлгәләнеп. Бер кара гарәп сурәтендә булмыш, киемнәре һәм үзенә муафийкъ парә-парә ертылмыш. К.Насыйри. Нинди тар дөнья! Шуларны уйлап, күбәләк сыман нәфис җаным парә-парә телгәләнә. Н.Гыйматдинова

Парә-парә булу 1) Челпәрәмә килү; вак-вак кисәкләргә парчалану. Зур көзге булды шунда парә-парә. М.Гафури; 2) Өзелү, әрнү, сызлау (күңел тур.). Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, Парә-парә телмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы. Г.Тукай. Парә-парә килү к. парә-парә булу. Йөрәгем элекке шикелле парә-парә килмәде. Күңелем дә ашкынмады. М.Әмирханов. «Әтием-әнием, җан кисәкләрем, – дип башлаган иде ул хатны, – мондагы хәлләрне әгәр сез килеп күрсәгез, мине жәлләүдән йөрәкләрегез парә-парә килер иде…» Ф.Яруллин. Парә-парә китерү Чәлпәрәмә китерү, җимерү. Ходай мәкерле ялганнан сакласын, язмышларны парә-парә китергән, кешеләрне бәхетсез иткән, әллә нинди куркыныч нәтиҗәләргә илткән алдау-ялганнар бар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә