ПАРӘ и. фар. 1) Нәрсәнең дә булса бер кисәге, өлеше, парчасы 2) Ятларга яки укырга уңайлы булсын өчен, Коръәннең якынча тигез күләмдә бүленгән утыз өлешенең һәрберсе. Хәммад хаҗи углы Садыйкны --- унбер яшьләренә җиткәндә тугыз парә Коръән бикләткән иде. Г.Газиз. Ястүдән соң бер парә Коръәнен тәмам итеп, Фатыйма бикә дә рәхәт йокыга бирелә. Г.Ибраһимов 3) күч. Йөрәк, күңел кебек сүзләр белән килеп, «иң кадерле нәрсә, иң кадерле өлеш» дигәнне аңлата. Кешелек әле милләтнең таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Ә.Кәримуллин. Үзе кебек үк пакь җанлыга, хакыйкатьне кыйбла итеп алучыга – йөрәк парәсенә (тапшырыр)! Ф.Бәшир. Бакыр булса, балдак хәрам… Хикмәт шунда, йөрәк парәм!.. М.Хөсни |