ПАРАШЮТ и. фр. Биеклектән сикергән кешенең, очкычтан төшерелә торган йөкнең, утыруга барган очкычның, узышу автомобиленең тизлеген киметү өчен, һавада гөмбәз шикелле ачыла торган тукыма җайланма. Әнә парашютта дөнья рекорды ясаган Фёдорова. Г.Кутуй. Алданрак сикергән штурман Әмитов парашютын ачып өлгергән иде. Курку, парашютны ачтырмыйча, бер-ике секунд түзәргә мәҗбүр итте. М.Юныс. Вышка янына киләм дә Карап торам югары; Парашют белән һаман да Сикергәнем юк әле... Ш.Галиев |