ПАРАФИН и. лат. Сәнәгатьтә һәм медицинада кулланыла торган, балавызсыман тиз эрүчән, нефтьтән алынган аксыл яки саргылт төстәге синтетик матдә. Нефть чыгу юлына парафин бик тыгыла, аны гел арчып торырга кирәк. Р.Төхфәтуллин. Үтүкнең йөзе чиста булып, ялтырап торсын өчен, чиста тозны вак итеп туралган парафин белән аралаштырып, тигез катлау итеп кәгазьгә җәяргә һәм җылымса үтүк белән берничә мәртәбә ышкырга кирәк. Өегез ямьле булсын |