ПАРАПЕТ и. ит. Күпер, баскыч, түбә һ.б.ш.ларның читенә эшләнеп куела торган култыкса, рәшәткә. Халык, җыенып, эшкә чыгуга тротуарлар себерелгән, чәчкәләргә су сибелгән, хәтта бакчаларны уратып алган мәрмәр парапетлар юеш чүпрәк белән сөртеп алынган була иде. И.Гарифуллин. Корылмаларның ачык өлешләре – цоколь, кәрниз, багана, парапет саклансын өчен, аларны су агып төшәрлек итәләр, өслекләрен ялтыраталар, гидрофоб (су сеңдермәс) яки өслекне тыгызлагыч составлар сөртәләр. Төзү материаллары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә