ПАРАЛЛЕЛЬЛЕК и. Параллель булу; параллелизм. Лобачевский параллельлек төшенчәсен киңәйтә һәм баета. --- Кисешмәүче сызыкларның ул фәкать икесен генә параллельләр дип атый. Җ.Тәрҗеманов. Киңәшмәдә Булат белән Андрей образларындагы параллельлек һәм бер-берсен кабатлавы хакында да әйтелгән иде. М.Җәлил. Роман фашизм белән коммунизм арасындагы параллельлек идеясе белән сугарылган, бу янәшәлек аеруча милли мәсьәләдә ачык чагыла. В.Хаков. АКШ белән СССР язмышларындагы параллельлек бүген артык күзгә ташлана. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә