ПАРАЛЛЕЛЬ II и. 1) мат. Бер үк яссылыктагы кисешми торган ике туры сызыкның берсе

2) геогр. Җир шары өстендә экваторга параллель I (1 мәгъ.) рәвештә бер-берсеннән тигез ераклыкта күңелдән үткәрелгән сызыклар; киңлек үлчәме. Ә инде экватор аша узып, Кәҗә мөгезе тропигына чыккач, аны да артта калдырып, «үкереп торган кырыгынчы» параллельләргә җиткәч, кышкы кием кирәк була. М.Юныс

3) күч. Тормышта, табигать, сәнгать һәм әдәбиятта бер-берсе белән янәшәлек, бергәлек һәм берәр яктан беришле үзгәрүчәнлек күренеше. Контраст параллельләр, градацияле сурәтләр, куе буяулар белән бирелгән тормышчан детальләр, ритмик төгәллек, камил рифмалар, аллитерацияләр бу әсәрне классик лирика югарылыгына күтәрә. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә