ПАРАЛЛЕЛЬ I с. гр. 1. 1) мат. Икенче бер сызык яки яссылыкка тигез ара саклап сузыла һәм чиксез дәвам иткәндә дә кисешми торган (бирелгән бер сызык яки яссылык тур.). Геометрия буенча мәгълүм ки, параллель сызыклар кисешмиләр. Г.Нигъмәти

2) Бер-берсенә янәшә, бер юнәлештә булган (объектлар тур.). Параллель юл Нил елгасы аша бара. Р.Сафин. Параллель урамнарны йөри-йөри, Нариманга килеп җиттеләр. Ш.Хөсәенов

3) Бер системада, бер-берсен кабатлый торган, янәшә. Параллель класслар булгач, план төзүгә, дәрескә хәзерләнүгә әллә ни вакыт китмәс. А.Тимергалин. Түбәндәге кагыйдәләрне хәтердә тотыгыз: параллель номердан файдаланганда, күршеләрегез барын онытмагыз. Әдәп төбе – матур гадәт

2. рәв. мәгъ. 1) Бер-берсенә карата тигез ара саклап; бер юнәлештә кисешми торган булып. Башта тәртипсез урнашкан тимер кисәкчекләре кыр тәэсирендә бер-берсенә параллель булып борылалар, һәм кадак үзе дә магнитка әверелә. Могҗизалар энциклопедиясе. Әгәр дә ашап бетерүегезне күрсәтәсегез килә икән, тәлинкәне үзегездән читкә этәреп куймагыз, ә пычак белән чәнечкене бер-берсенә параллель итеп тәлинкә өстенә куегыз. Әдәп төбе – матур гадәт

2) Бер үк вакытта, икенче бер шөгыль белән беррәттән. Шул ук вакытта «Париж колледжы»нда параллель рәвештә әдәбият факультетында да укый. Ә.Кәримуллин. Минемчә, бюрократизм, формализм, кәгазь волокитасы, узган гасырның 80 нче елларыннан алып, җитештерү кимүгә параллель рәвештә арта бара: производство бетә, җитештерү белән бәйле булмаган өлкәләр киңәя. Р.Юсупов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә