ПАРАЛЛЕЛИЗМ и. гр. 1) мат. Параллель булу күренеше, параллельлек 2) Ике күренешнең бергә, берьюлы баруы. Спектакльдә указның, факелның һәм курайның кулдан кулга йөрүе кебек параллелизм – бер үк алымны кабатлаулар --- уңышсыз. М.Җәлил 3) әд. Тасвирлылыкны яки эмоциональлекне көчәйтү чарасы буларак синтаксик конструкцияләр кабатлану (мәс.: Айның да бар йолдызы, Суның да бар кондызы. Җыр). Параллелизмнар халык җырларында бик еш очрыйлар, алар бигрәк тә табигать күренешләрен кеше тормышындагы вакыйгалар белән янәшә куеп сурәтләүдә күренәләр. Н.Гыйззәтуллин |