ПАРАЛИЧЛА’У ф. 1) Паралич хәленә китерү. Елан кебек, ул үз корбанын карашы белән параличлады. Ф.Яруллин

2) күч. Үз функциясен үтәүдән туктату. Ачлык кешене дистрофиягә дучар иткән шикелле, аның рухи тормышын параличлаган, бары тик ашау турында гына уйларга мәҗбүр иткән шикелле, секс ачлыгы да барлык кыйммәтләр системасын үзгәртә, рухи дистрофия, авырулар китереп чыгара. Р.Камалова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә