ПАРАЛИЧЛАНУ ф. 1) Паралич хәленә килү, төп функцияләрен үтәүдән туктау (тән әгъзалары һ.б. тур.). 1938 елда туган Әхмәд Ясин 12 яшендә футбол уйнаганда егылып параличлана һәм бик нык сукыраеп кала. Татарстан яшьләре. Хайваннар белән үткәрелгән тәҗрибәләр андый шартларда организмның зыян-зарар күрми генә озак вакыт бик нык суынуны да кичерә алуын күрсәтте. Ул чагында тән температурасы 5–7 градус кына җылы булырга мөмкин, сулыш алу параличлана, йөрәк эшчәнлеге туктый. Могҗизалар энциклопедиясе

2) күч. Үз функциясен башкарудан туктау (иҗтимагый оешмалар һ.б.ш. тур.). Башкалада анархия, хөкүмәт параличланган. К.Нәҗми. Чираттагы көчле циклон нәтиҗәсендә АКШның Филадельфия, Пенсильвания, Нью-Джерси, Мэриленд һәм башка штатлары «параличланган». Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә