ПАРАЛИЧ и. гр. 1) Нерв системасының зыян күрүе нәтиҗәсендә тәннең нинди дә булса бер әгъзасын үз функциясен үтәүдән, хәрәкәтләнүдән тулысынча яки өлешчә туктата торган авыру; фалиҗ. Ничек кенә дисәң дә, бу каһәр төшкән параличка хәтлесе, яхшымы-яманмы, тормыш булган икән. Ф.Хөсни. Аны салкын тиеп баш авыртканда, паралич сукканда, шулай ук бит нервысына паралич булганда, нерв авырулары вакытында кулланалар. Р.Газизов

2) күч. Берәр затның төрле сәбәпләр аркасында үз функцияләрен үти алмау хәле. Чит илләрдән килгән татарлар һәм мөселманнар, Болгар белән таныша башлагач, рухи паралич хәлендә калалар. Ә.Кәримуллин. Фатих Кәрими, ислам җәмгыятьләрен «паралич суккан җәмгыятьләр» дип бәяләгән һәм бу хәлне җәмгыятьтә хатын-кызлар алган урын белән бәяләгән. Р.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә