ПАРАЗИТЛАРЧА рәв. Паразитларга хас булганча; паразитларга охшап. Колларның хезмәт шартларын, алпавытларның крестьяннар исәбенә паразитларча яшәвен, крепостнойларның бертөрле хокуктан да файдаланмавын һ.б. күрсәтү либреттода җитенкерәми әле. М.Җәлил. Тик икътисад факультетларына кергән яшьләрнең бүгенге буыны ярык тагарак янында калачак, якындагы ун-унике елда куәтле җимерелү һәм газаплар аша яңа системаның тууы көтелә, ә ул системада инде паразитларча яшәү рәвеше булмас дип ышаныйк. Ватаным Татарстан. Үзе үк шул җыенда катнашкан профессор Мәҗит Хуҗин рәсми газета битләрендә Заһир, Айрат әфәнделәрне милли мәсьәләне паразитларча файдалануда гаепли. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә