ПАРАЗИТИЗМ и. гр. 1) Бер организмның (паразитның) икенче организм (хуҗа) тукымалары белән туклануына нигезләнгән тереклек итү күренеше. Энтомология фәненнән билгеле булганча, бөҗәкләр «нигездә паразитизм һәм тышкы шартлар белән көйләнә торган тормыш дулкыны» белән үрчи. Фән һәм тел 2) Башка берәүнең хезмәтен кулланып яшәү рәвеше; әрәмтамаклык, паразитлык. Монополияләр хакимлеге --- капитализмны паразитизмга, черүгә китерде. Иң яңа тарих |