ПАРАЗИТАР с. 1. 1) биол. Паразитлар тарафыннан таратыла торган. Хәмит Әюпов бик җитди эзләнүләрдән, йөзләрчә фәнни-гамәли экспериментлардан соң бу куркыныч паразитар чирне [дикроцелиозны] таратучыларның гап-гади кырмыскалар булуын ачыклый. Кызыл таң 2) күч. Паразитларча, сорыкорт булып яши торган. Илдәге яңа торгынлыкның, кирәкмәгән стабильлекнең беренче авторлары – чиновниклар, алар хакимияте, алар диктаты --- балда, майда йөзүче, барысыннан да канәгать паразитар катлау. Ватаным Татарстан 2. рәв. мәгъ. Паразитларча, паразитлар кебек. Тукай әдәби образ буларак тудырган хезмәт кешесенең яшәү шартлары аның хезмәтеннән үк лаексыз, паразитар файдаланган байларныкына каршы куела. Р.Рахман |