ПАРАЗИТ и. гр. 1. 1) Башка бер организмның тукымалары белән туклана һәм аңа зарар китерә торган организм (үсемлек, хайван). Нинди бактерияләрне – сапрофитлар, ә ниндиләрен паразитлар дип атыйлар? Биология. Үпкәсенә оялаган мәкерле микроб-паразитлар белән дүрт ай буе көрәшә Дуглас. Р.Ишморат. Аскарида – иң гадәти паразитларның берсе, аеруча җылы, җәй озын, ә туфрак җитәрлек дымлы булган өлкәләрдә күп очрый. --- Кеше организмында тереклек итә торган иң эре паразитларның берсе – үгез тасма суалчаны. Татарстан үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

2) күч. Икенче берәүнең көченнән, хезмәтеннән файдаланып яши торган кеше; әрәмтамак, сорыкорт. Әсәрдә муллалар, мәзиннәр, хәлфәләр --- халыкны эксплуатацияләп яшәүче паразитлар итеп биреләләр. Х.Мөхәммәтов

3) сөйл. Сүгү яки сүгенү сүзе. Менә бу паразит сезнең намусыгызга тап төшерә торган сүзләр сөйли. Т.Гыйззәт

2. с. мәгъ. 1) Башка бер организмдагы органик матдәләр белән туклана торган. Паразит бактерияләр арасында авыру тудыручылар күп. Паразит гөмбәләр белән зарарланган алмалар кубакланып куба торган таплар белән каплана, ә аннары ярыла. Биология. Камчылылар арасында паразит формалар да аз түгел. Споровиклар – паразит организмнар, аларның күбесе – кешедә һәм йорт хайваннарында куркыныч авыруларны кузгатучылар. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

2) күч. Икенче берәүләрнең көченнән файдаланып яши торган. Паразит сыйныф катлавыннан булган бик күп кешеләр ватан геройлары булып күренергә азапланалар. М.Гайнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә