ПАРАДОКСАЛЬ с. Парадокс булып күренә торган; парадокска бәйле. Соңгы елда вузлардагы милли тел һәм әдәбият белгечлекләренә студентлар кабул итүдә дә парадоксаль хәл хөкем сөрә: Россия Мәгариф министрлыгы әмере белән, татар мәктәпләрен тәмамлап, татар филологиясе факультетына укырга керүче абитуриентлар мәктәптә рус теленнән һәм рус әдәбиятыннан биргән бердәм дәүләт имтиханнары нигезендә кабул ителәләр. Р.Юсупов. Кеше шактый күңелсез тозакка эләгә, аңарда асылда парадоксаль хәлнең бер варианты – ихтыяр богаулану барлыкка килә. Ф.Зыятдинова |