ПАРАДОКС и. гр. Гомуми кабул ителгән һәм дөрес дип саналган фикерләргә, күзаллауларга кискен каршы булган, ышанмаслык булып тоела торган фикер, күренеш һ.б. Парадокс килеп чыга. Нәкъ менә шул «егылырга ярамый» дигән нәрсә егылу ихтималын арттыра! Ф.Зыятдинова. Кызыклы парадокс, әмма факт: галимнең моннан соңгы төп гыйльми хезмәтләре дә «тыелган тема»га һәм «планнан тыш» – буш вакытларда эшләнә. Р.Рахмани. Менә шушы парадокс заман фәлсәфәсен тәшкил итә дә инде. Ф.Бәшир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә