ПАРА’ДНЫЙ и. рус сөйл. 1. Йортның, бинаның урам ягына чыга торган төп, зур ишеге. Парадный төбенә җиткәч, син йөрәккә ятышлы гаҗәеп бер елмаю белән минем иреннәремә карадың. Г.Кутуй. Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм бер бала. Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач карап уйлана. М.Җәлил. Мин каршы бер сүз әйтергә дә өлгермәдем, кеше мине җилтерәтеп парадный ишегеннән алып кереп китте. А.Расих 2. с. мәгъ. Төп, алгы (ишек, баскыч, капка һ.б.ш.) Киң асфальт юл туп-туры парадный баскычка алып бара. Г.Әпсәләмов |