ПАРАДИГМА’ТИК с. Парадигмага хас булган; парадигмага нигезләнгән. Төп, парадигматик мәгънәдә категорик үткән заман сөйләү моментыннан алда сөйләүченең күз алдында булган, тәмамланган, кабатланмаган эш-хәлләрне процесс рәвешендә белдерә. Ф.Хисамова. Парадигматик анализ вакытында омонимик, синонимик, антонимик рәтләр ачыклана. М.Вәлиева |