ПАРАДИ’ГМА и. гр. 1) лингв. Сүзнең төрләнеш үрнәге итеп бирелгән формалар системасы. Сүзъясалыш типларының грамматикадагыча парадигмалар рәвешендә төзү мөмкинлеге гомуми морфология буенча хезмәтләрдә дә искәртелә. Ф.Хисамова. Югарыда китерелгән төрләнеш парадигмасыннан күренгәнчә, килеш кушымчалары барысы да тартык авазга башлана (кыпчак телләренең үзенчәлеге), һәм аларның ике, дүрт, алты фонетик варианты бар. Татар грамматикасы 2) филос. Билгеле бер тарихи чор дәвамында фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителгән проблемаларның куелыш һәм аларның хәл ителеш моделе, концептуаль схемасы. Илнең икътисадын савыктыру өчен, ди Р.И.Нигъмәтуллин, хакимияткә һәм сәяси партияләргә интеллектуаль басым ясап, икътисади парадигманы --- алмаштырырга кирәк. Р.Юсупов |