ПАРАД и. фр. 1) Рәсми бәйрәм уңаеннан хәрби көчләрнең тантаналы рәвештә тезелеп узуы. Күкрәге киерелеп алга чыккан. Башы югары күтәрелгән, парадта Мавзолей яныннан узамыни! И.Салахов. – Командир, әллә безне Җиңү парадына чакыралармы? – диде ул, Сәләхов янына килеп җиткәч. М.Юныс. Исе китеп, карап, Аны Җиңү бәйрәмендә Узар беркөн парад! Зөлфәт 2) Спортчылар, яшьләр һ.б.ш.ның тантаналы йөреше. Парадта безнең спортчылар да катнашты |