ПАРА’ГРАФ и. лат. 1) Текст яки бүлек, бүлекчә эчендә үзенә аерым әһәмияте булган өлеш, өземтә. Телефонограмманы язып бар! Беренче параграфның «а» пункты: биредә ничәнче кабинетта борын тишекләрен тикшерәләр? А.Расих. Уставның алтмыш өченче параграфыннан башлап, капитанның конкрет вазифалары саналып китә… М.Юныс. «Эрмитаж уставы»ның икенче параграфында Әби патшаның кунакларыннан горурлык, дәрәҗә һәм өлкәнлекне онытулары соралган. Әдәп төбе – матур гадәт 2) Шундый бүленешнең баш тамгасы (§). Языгыз! § 82, пункт «а», подпункт 1. Яздыгызмы? А.Расих |