ПАР III с. 1. 1) Җенси теләк чорында яки даими рәвештә гаилә тәшкил итеп торган (иркәк белән теше). Пар былбыллар кавышкандай, ничек кавыштыгыз сез? Җыр. Безнең мәхәббәткә шаһит пар сандугачлар киткән. Г.Зәйнашева. Нәҗипләрнең тәрәзә каршысындагы каенга пар сыерчык кунып сайрап китте. Ф.Яруллин

2) Тиң; лаеклы, кулай, тигез, бердәй. Матур егет пар кыз таба, Йөрми гомер уздырып. Г.Камал. Эштә көчем шул егетләр белән пар минем. Ф.Кәрим

3) Охшаган, охшаш. Әгәр шул кызны миңа димләп, чыгарып бирә аласың икән, --- шахтадан беренче кайтканда ук, сиңа әни белән пар күлмәк. А.Шамов

2. и. мәгъ. 1) Бер бөтен тәшкил итә һәм бергә кулланыла торган, бериш ике предмет. Миңа шушы тиреләрдән тун белән бүрек өстенә бер пар бияләй тегеп бирерсең инде, яме. Ф.Яруллин. Кесәсеннән тимер ачкыч, бер пар резин перчатка һәм ике данә йөзәр сумлык кәгазь акча табылды. М.Насыйбуллин

2) Ниндидер уртак шөгыль яки башка максат белән берләшкән ике зат. Лидерлар өчлеген Венгрия спортчылары пары йомгаклады. Ватаным Татарстан

3) Егет белән кыз яки ир белән хатын. Бу кадәр матур пар булып Ничек табыштыгыз сез? Җыр. Әле кайчан гына алардан матур пар юк иде кебек. Ф.Яруллин. Басу кырыенда берән-сәрән генә агачлар утырып калган. Һәркайсының төбенә берәр пар кунаклаган. Я.Абдуллин

4) Егет белән кызның яки ир белән хатының берсе; гашыйкларның берсе (бер-беренә карата). Парым булса да, ярым түгел Рәмис, яратмыйм мин аны, әз генә дә яратмыйм! Н.Гыйматдинова

5) Тиң, лаеклы яр, иш. Язмыш миңа мәрхәмәтле булды, Пар таптым мин үземә синнән соң. Р.Маннапов. Әй Халисә, Халисә... Синең дә бәхетләрең юк инде... Син дә берьялгызың... һе, Гаделша әйтә, Халисә сиңа менә дигән пар булыр иде, ди... З.Хәким. Бу җәһәттән мәмләкәтнең нинди төбәгендә булуга карамастан, кавышу яшенә җиткән яшьләргә пар сайлауда, гомумән, килешү-табышуда, кодалауда гамәлдә бернинди кыенлыклар күзәтелми. Р.Әмирхан

6) Ике академик сәгать дәвамында уздырыла торган дәрес, лекция. Мин монда укудан соң гына эшлим. Бүген беренче пар юк иде. Болай университетта укыйм, чит телләр бүлегендә. Ф.Хәбибуллин

Парга килү Бер-берсенә туры килү. Карлыгачның тавышы иптәш кызының тавышы белән шундый парга килә. Г.Бәширов. Пар килү Бер-берсенә тиң булу. Әй икегез, икегез, Икегез дә бертигез; Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез! Җыр. Аларның пар килмәгән җирләре юк. Буй-сыннарының зифалыгы, төс-битләренең чибәрлеге җәһәтеннән дә, холыклары ягыннан да алар бер-берсенә соклангыч дәрәҗәдә тиңнәр. Г.Бәширов. Пар күгәрчен кебек Бер-берсен сөеп, яратышып. Пар күгәрчен кебек гөрләшеп, Ике йөрәк бергә берләшеп, Ике ялкын бергә кушылган. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә