ПАР II и. рус 1) Туфрагының сыйфатын яхшырту өчен, бер җәйгә чәчелми калдырылган кыр; такыр басу. Бары пар кырында гына соңга калган кайбер сукачыларның ялкау гына атлап йөргән атлары күзенә чагылды. Һ.Такташ. Пар басуларында елына ике тапкыр уңыш алына, чөнки чиста пар басулары биләмле парларга алыштырылды. Г.Галиев. Таш булып каткан пар басуын сөргәндә, сабан тоткасы сине, сабаннан аз гына калкурак үсмер малайны, чөеп-чөеп ыргыта… Г.Бәширов

2) сөйл. Парга сөрү эше. Яңгыр чакыра басуларга, язгы парга. М.Җәлил. Колхозның ике туры алашасын парга җиктеләр. А.Алиш. Пар иртәгә бетә. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә